news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны Татарстандагы күрсәткечтән югарырак

Пандемия башланганнан бирле Автокалада коронавирус инфекциясе йоктыруның 737 очрагы теркәлгән.

Белгеч: Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны Татарстандагы күрсәткечтән югарырак
http://nabchelny.ru

(Чаллы, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы һәм башка вируслы чирләр белән авыручылар саны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 14,7 процентка артыграк. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Инфекция йоктыручылар саны буенча Чаллы Татарстанның 15 муниципалитеты арасында (аларда эпидемиологик вазгыять һаман да киеренке булып кала) унбренче урынны били.

Пандемия башланганнан бирле Автокалада коронавирус инфекциясе йоктыруның 737 очрагы теркәлгән. Башка авырулар белән аралашкан һәм авыру билгеләре булган 284 кеше карантинда утыруын дәвам итә. 534 кеше коронавирустан терелү сәбәпле яки Covid-19 билгеләре булмауга бәйле рәвештә, аларга медицина күзәтүе таләп ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100