news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган

Инфекцияле кешеләр арасыннан 13 кеше хастаханәгә урнаштырылды.

Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унөч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 39ы өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 11 кеше, 22се — 30дан 50 яшькә кадәр, унысы — 50дән 60 яшькә кадәр, җидесе — 60тан 70 яшькә кадәр һәм икесе — 70тән 80 яшькә кадәр.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда яшәүчеләр - 23, Чаллыда — 15, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — өчәр кеше.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 3504 очрагы ачыкланган, дип билгеләп үтте Галимова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100