news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 12,3 миллионнан артык тест үткәрелгән

Россиядә COVID-19га шик булган 314 541 кеше - медицина күзәтүендә.

Россиядә коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 12,3 миллионнан артык тест үткәрелгән

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 12,3 миллионнан артык тест ясалган. COVID-19га шик булган 314,5 мең кеше - медицина күзәтүендә. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән РИА Новости яза.

«5 июньгә булган мәгълүматлар буенча, яңа коронавирусны ачыклау өчен 12 388 968 лаборатор тикшеренү уздырылган», — диелә хәбәрдә.

Россиядә COVID-19га шик булган 314 541 кеше - медицина күзәтүендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot