news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу динамикасына бәя бирде

Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы сүзләренчә, республикада авыруны симптомсыз кичерүчеләр саны кими.

Марина Патяшина Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу динамикасына бәя бирде

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнада яңа Covid-19 коронавирусын йоктыруның 362 очрагы теркәлгән. Ә узган атнада 445 очрак ачыкланган булган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте яза.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук республиканың Премьер-министры Алексей Песошин да катнашаты.

Тулаем алганда, Россиядә 100 мең кешегә 306,3 коронавирус очрагы туры килә (Мәскәүне исәпләмәгәндә - 192,9 очрак). Ә Татарстанда хәзерге вакытта 100 мең кешегә 89,8 очрак теркәлгән, диде докладчы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100