news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Татарстанда Covid-19 белән авыручыларны исәпкә алу үзенчәлекләрен аңлатты

Республикада дәваланып беткән пациентлар исемлегенә диагнозлары тест нигезендә расланмаган кешеләр дә кертелә.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республикада Covid-19 белән авыручыларны исәпкә алу үзенчәлекләре турында аңлатты.

Ул билгеләп үткәнчә, Сovid-19 ачыкланган 3504 авыру, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан диагнозлары расланган пациентлар түгел.

«Яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы тест нәтиҗәләре буенча гына түгел, инструменталь ысуллар — әйтик, үпкәләрнең компьютер томографиясе нигезендә дә куелырга мөмкин, дип өстәде Галимова.

«Республикада Covid-19 белән авыручы кешеләрнең федераль регистры формалаштырылды. Анда РФ Хөкүмәте карары нигезендә, авыруга аз гына шиге булган пациентлар, ягъни медицина оешмалары лабораторияләрендә коронавирус инфекциясенә уңай лаборатор нәтиҗә бирелгән яисә инструменталь методлар буенча пневмониянең характерлы картинасына ия булучылар кертелгән», — диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Галимова, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә, барлык авырулар да, вакытлы инфекцион госпитальләргә табиб күзәтүенә китерелә, шулай ук анализ нәтиҗәләрен көтә, дип ышандырды.

«Шуңа күрә якын арада без тигезләшү статистикасын күзәтәчәкбез. Авыручылар арасыннан дәваланып беткән пациентларны чыгарып, актив очраклар саны турында нәтиҗәләр ясау дөрес түгел. Савыгучыларны исәпләү Федераль регистрдан башкарыла, ә анда югарыда аталган барлык пациентлар (бүгенге көнгә 3450 — Т.- искәрмәсе) кертелгән», — дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100