news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлек киюгә кагылышлы тәкъдимнәрен үзгәртте

Моңа кадәр халыкара оешма саклагыч битлекләр авыруларга гына кирәк дип санады.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 коронавирусыннан саклану өчен битлек киюгә кагылышлы тәкъдимнәрен үзгәртте. Бу турыда Женевада узган брифингта оешма җитәкчесе Тедрос Адханом Гебрейесус әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлекләрне вирус киң таралган һәм физик яктан ераклашу кыен булган урыннарда — әйтик, җәмәгать транспортында, кибетләрдә һәм башка кеше күп булган урыннарда кулланырга киңәш итә», — дип хәбәр итте оешманың генераль директоры.

Моңа кадәр оешма, битлекләрнең сәламәт кешеләрне саклау файдасы турында расланган мәгълүматлар булмау аркасында, аларны коронавирус йоктырган кешеләргә генә кияргә киңәш иткән иде.

Хәзер оешма бөтен хезмәткәрләргә дә, хәтта алар Covid-19 йоктырган кешеләр белән эшләмәсә дә, мәҗбүри рәвештә битлек киеп йөрергә киңәш итә. Моннан тыш, хроник авырулары булган һәм 60 яшьтән узган бар кешегә дә дистанция саклау мөмкин булмаган урыннарда битлек кияргә киңәш итәләр. 

Алдарак «Татар-информ» М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медуниверситетының микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире Россия Фәннәр академиясе академигы Виталий Зверевның битлек һәм перчаткалар йөртү куркынычы турында кисәтүен язган иде. Соңрак дерматолог Юлия Галләмова саклану чараларын кулланганда тирене ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100