Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 263700 кеше коронавирустан вакцинация узган.
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Алар чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«16 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллы шәһәрендә коронавирус йоктыруның 7 очрагы ачыкланган, Нурлат һәм Спас районнарында өчәр кеше вирус йоктырган. Лаеш районында ике очрак, Түбән Кама, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
Республикада статистика алып барыла башлаганнан алып, «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20670 тапкыр куелган. Татарстанда 17 670 кеше (узган тәүлектә — 25 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 263700 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 183400 кеше вакцинаның ике дозасын да алган, ә бер көндә 3462 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз