news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб озак йоклау авыру билгесе булуы турында искәртте

«Бу гиперсомния һәм депрессия симптомнары булырга мөмкин», — диде сомнолог Елена Царева.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Озак йоклау авыру симптомы булырга мөмкин. Бу турыда врач-невролог һәм сомнолог Елена Царева «Спутник» радиосына биргән интервьюда сөйләде.

Йокы режимы бозылу сәбәпле, кешенең йокы туйдырырга тырышуы һәм ятакта 8 сәгатьтән артык вакыт үткәрүе турында сүз бармый, дип искәртте табиб.

Әгәр кеше көннән-көн күбрәк йоклый, әмма барыбер йокысы туймый икән шикләнергә урын бар. Бу берничә авыру билгесе булырга мөмкин, ди невролог.

«Бу гиперсомния һәм депрессия симптомнары булырга мөмкин. Беренче очракта йокы режимы бозылу белән бәйле авыруларны дәваларга кирәк. Икенче очракта, депрессия вакытында йокыга һәм караватта ятуга ихтыяҗ арта», — дип аңлатты Елена Царева.

Аның сүзләренчә организмның бу халәтенә җитди игътибар бирергә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100