news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Узган тәүлектә республикада 4 230 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 20, Чаллыда – җиде, Бөгелмә районында – дүрт, Әгерҗе районында – ике, Баулы, Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 633 очрагы ачыкланган, 16 664 кеше терелгән.

Республикада барлыгы 152 787 кеше (шуларның 4 230ы – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100