news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Covid-19 авыруыннан соң реабилитациянең төп кагыйдәләре турында сөйләячәк

Туры эфир 7 апрельдә Instagram аккаунтында булачак.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан халкына ковидтан соң реабилитациянең төп кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Иртәгә, 7 апрельдә, спикер ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова булачак. 

Бодрова кешеләрнең коронавирустан соң нинди нәтиҗәләр белән очрашуы, авырудан соң терелер өчен күпме вакыт китәчәге турында сөйләячәк. Шулай ук ул барлык пациентларга да тернәкләндерү чаралары кирәкме икәнлегенә җавап бирәчәк.

«Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Covid-19 авыруыннан соң сәламәтлекне ныгыту» турындагы Турыдан-туры эфир иртәнге сәгать 11дә башланачак. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева очрашу модераторы булачак.

Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Covid-19 авыруы таралуга каршы оператив штабы инстаграм-аккаунтларында барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100