news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор коронавируска иммунитетлы россиялеләр санын исәпләп чыгара

Ведомствода Россия халкының иммунитеты буенча мәгълүматларны анализлаячаклар.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска иммунитеты булган россиялеләр санын исәпләп чыгарачак. Бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.

«Әлеге тикшерү авыру киң таралган урыннарда, мәсәлән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, уздырылачак. Шулай ук вирус бөтенләй булмаган урында тикшерүнең нәтиҗәләрен күзәтәчәкбез. Популяциянең ничек саклануын һәм ничек сакланылмавын аңларга кирәк», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзор башлыгы.

Ул тикшеренүләр башланганнан соң ун көннән соң, Россиядә яшәүчеләрнең иммунитеты буенча мәгълүматларны анализларга мөмкин булачак, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100