news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коронавируска бәйле 2,5 меңнән артык кеше даими табиб күзәтүендә тора

4 меңнән артык кеше коронавируска даими тикшереп тору исемлегеннән төшерелгән.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда коронавируска бәйле рәвештә, 2 мең 580 кеше табибларның даими тикшерүендә тора. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, коронавируска шикләнелгән 4 мең 276 кеше табибларның даими күзәтү исемлегеннән төшерелгән. Моңарчы тикшерүдә барлыгы 6 мең 800 кеше иде. «Без медицина оешмаларына нинди материаллар кирәклеген гел күзәтеп торабыз. Кирәк булса, запаслар өстәләчәк», — диде Гөлнара Гайфуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot