news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан табиблары Covid-19 белән авырган ике кешене дәвалап терелткән

Дәваланганнан соң ике пациентта да коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казандагы Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Covid-19 коронавирусы белән авырганнан соң терелгән ике пациентны өйләренә чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән ике кеше чыгарылган, дәваланганнан соң тест тискәре нәтиҗә күрсәткән. Ике кеше дә үзләрен яхшы хис итә», — диде Лилия Галимова.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән, республикага алар барысы да диярлек чит илләрдән кайткан. Төркия, Франция, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Израиль, Доминикана, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан кешеләрне хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100