420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ» ). Теләсә нинди йогышлы авыруларны, шул исәптән яңа типтагы Covid-19 коронавирусын профилактикалауның бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып вакцинация тора. Бу хакта «Беренче каналда»гы «Жить здорово!» тапшыруында Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты профессор Александр Горелов сөйләде.
«Хәзерге вакытта кадәр берни дә уйлап табылмады. Вакцинация кешелеккә 25 ел гомер бүләк итте», - диде тикшеренүче.
Шул ук вакытта эпидемиолог яңа коронавирус инфекциясеннән препарат эшләү белән егермегә якын компания шөгыльләнгәнен искәртте, алар арасында россиянекеләр дә бар. Аның сүзләренчә, вакцина ясаудагы кыенлык Covid-19 йогышына сизгер лаборатория хайваннары булмау белән бәйле.
Горелов шулай ук вакцинация өчен иң нәтиҗәле препарат файдаланылачагына ышаныч белдерде. Ул гриппка каршы вакцинаның яңа коронавирус авыруына каршы көрәштә файдасы булмавын әйтте.