news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау хастаханәсендә Covid-19 табылу сәбәпле табибларның бер өлеше карантинга китте

Татарстанда коронавируска анализы уңай нәтиҗә биргән пациентларның барысы да Казан территориясендә генә тора.

Биектау хастаханәсендә Covid-19 табылу сәбәпле табибларның бер өлеше карантинга китте
biektaw.ru

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Бер пациентта Covid-19 коронавирусы ачыкланганнан соң, Биектау үзәк район хастаханәсе персоналының бер өлеше 14 көнлек карантинга китте. Хастаханәдә тулысынча санитар эшкәртү үткәрелде. Биектау районында расланган бер очрак — Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы 16 кешенең берсе. Бу хакта коронавирус таралуга каршы оператив штабта хәбәр иттеләр.

«Район үзәк хастаханәсендә барлык санитар-эпидемиологик чаралар үткәрелде. Учреждение куркыныч тудырмый. Персоналның бер өлеше үз-үзеңне изоляцияләү режимына китте, алар барысы да өйдә, шуңа күрә кабул итү бүлеге һәм педиатрия вакытлыча ябылды. Ике атналык изоляцияү вакыты төгәлләнгәч, алар эшкә керешәчәк. Калганнары, барлык нормаларны үтәп, штатлы режимда эшли», — диделәр оператив штабта.

Әлмәт районында шулай ук коронавируска шикләнеп бер пациент хастаханәгә салынган булган, тик диагноз расланмаган. «Нәтиҗә тискәре, шуңа да карамастан, кирәкле санитар-эпидемиологик чараларның барысы да үткәрелде», — диделәр оператив штабта.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 16 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да республикага чит илләрдән китерелгән. Төркиядән, Франциядән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Израильдән, Доминикана Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан кешеләр хастаханәгә урнаштырылган. Чир йоктырган 11 кешенең авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза, аларның хәле канәгатьләнерлек булып килә. 5 кешенең хәле уртача.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100