news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбәйҗан коронавируска каршы көрәштә Россия тәҗрибәсен кулланган

Татарларга беренче чиратта Аллаһка ышанырга киңәш итәм, өметне өзмәскә кирәк, ди татар оешмасы вәкиле Назим Мохтар.

Азәрбәйҗан коронавируска каршы көрәштә Россия тәҗрибәсен кулланган
Назим Мохтар

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бакудагы «Туган тел» татар мәдәнияте оешмасында, яшьләр бүлеге җитәкчесе Назим Мохтар әйтүенчә, Азәрбәйҗанда да Россиядәге кебек СМС буенча урамга чыгарга рөхсәт алу һәм штрафлар кертелгән.

«Элек әгәр кешенең ашыгыч эше булса, патруль туктатса, паспортыңның сериясен терки, сәбәбен әйтеп, рөхсәт бирелә иде. Хәзер Россиядәге кебек смс аша рөхсәт бирелә торган итеп үзгәртелде», — дип сөйләде Назим Мохтар. Моңа кадәр штрафлар булмаган, хәзер изоляция режимы бозучыларга 100 манат (4500 сум тирәсе) штраф салына.

Азәрбәйҗанда башка илләрдәге кебек үк шәһәрләр, шәһәрара рейслар ябылган, полицейскийлар халыкны кисәтә. Парклар, скверлар, мәчетләр ябык, күңел ачу үзәкләре эшләми. Уку йортлары онлайнга күченгән. 20 апрельгә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән.

Назим Мохтар танышлары арасында коронавирус йоктырган кешеләр булмавын әйтте. «Алар турында бары тик интернетта гына язалар. Әлбәттә, мәсәлән кеше паникага бирешүчән икән, ул куркачак, борчылачак. Ә үземә килгәндә әллә ни курыкмыйм. Барыбер пирчәткәләр, битлек киеп йөрим, чөнки кагыйдәләре шундый, иммунитетны ныгыту өчен кара тмин мае эчәм», — дип сөйләде ул.

«Татарларга беренче чиратта Аллаһка ышанырга киңәш итәм. Өметне өзмәскә кирәк. Әгәр инде бу вирус, бу авыру бөтен дөнья буенча таралган икән, карантин кагыйдәләрен үтәргә, чыкмаска кирәк. Вирус бар икән инде, үзеңне ничек тә булса сакларга кирәк», — диде Назим Мохтар.

Азәрбәйҗанда 584 коронавируслы кеше ачыкланган, 7 кеше бу чирдән үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100