news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә 49 татарстанлы коронавирус йоктырган

21 кеше хастаханәгә салынган.

Узган тәүлектә 49 татарстанлы коронавирус йоктырган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән бер очрак читтән кертелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 28е өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

Авыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында — 11 кеше. Шул ук вакытта коронавирусны биш балигъ булмаган бала һәм 70тән 80гә кадәр һәм 80нән 90 яшькә кадәр булган җидешәр кеше йоктырган.

Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән, биредә инфекцияне 22 кеше йоктырган. Яр Чаллыда җиде Covid-19 очрагы теркәлгән. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Лениногорск районы алда бара, анда авыруның биш очрагы ачыкланган. Барлыгы Covid-19 авыруы тәүлек эчендә 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 18 284 очрагы ачыкланган. 14 991 кеше сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100