news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина: Өлкән кешеләргә коронавирустан прививка ясау беренчел бурыч булып тора

Тугыз районда өлкән буын арасында ковид белән авыручылар саны республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак булуы ачыкланган.

Патяшина: Өлкән кешеләргә коронавирустан прививка ясау беренчел бурыч булып тора
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда өлкән кешеләрне Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләүгә басым ясарга кирәк.Бу турыда төбәк Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Татарстанны барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйнвар-февраль айларында тугыз муниципалитетта өлкән буын арасында коронавирус белән авыручылар саны республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак булган. Алар арасында, аерым алганда, Югары Ослан, Буа, Алексеевск, Нурлат, Питрәч һәм башка районнар бар.

Бу вазгыять белән бәйле рәвештә, Марина Патяшина 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавирустан прививка ясауны беренчел бурыч дип атады. Әлегә коронавирустан вакцинация үткәрелгән кешеләр арасында өлкән кешеләр бары 40 процент кына тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100