news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан табибы күкрәкне ясалма үзгәртү турында сөйләде

Хатын-кызлар социаль челтәрләр йогынтысында күкрәк пластикасы буенча операция ясатырга була, ләкин бу теләген аңлата алмыйлар.

Казан табибы күкрәкне ясалма үзгәртү турында сөйләде

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Медицина хезмәткәрләре хатын-кызларның күкрәк яман шешен алганнан соң эстетик мәсьәләнең ничек хәл итүләре турында билгеле булды. Республика клиник онкология диспансерының үзендә операциядән соң тәннең бу өлешен реконструкцияләү мөмкинлеге бар.

«Без барысын да эшли алабыз. Шешне һәм лимфа төеннәрен алгач органны саклау операциясе ясый алабыз, күкрәк кала. Әгәр моны эшләргә мөмкинлек юк икән, берничә онкопластик операция ясыйбыз. Бу пластик хирургия элементлары бары тик эстетика өчен генә эшләнә, бәлки, сөт бизенең тышкы кыяфәтен яхшыртырга да мөмкиндер.

Болар барысы бергә эшләнә — без бер этап белән хирургик һәм эстетик проблемаларны хәл итәбез», — дип сөйләде Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.

Сәламәт хатын-кыз күкрәгенә пластик операция ясарга хәл итү вазгыятенә килгәндә, ике тенденция бар. Беренчесе танылган шәхесләргә кагыла, мисал өчен, модельләр өчен тышкы кыяфәт мөһим.

«Икенчесе Инстаграм карап яки кемнәрнеңдер сөйләвеннән соң күкрәккә пластик операция ясатырга теләүләрен килеп әйтәләр, әмма ни өчен икәнен әйтә алмыйлар. Хәзер бу операцияне һәркем ясата ала. Кайвакыт кешеләр бөтенләй уйламыйча операция ясатырга була», — диде Альберт Гыймранов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100