news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биолог: Прививка ясатмаган кеше коронавирус кичергәндә ун елга картаерга мөмкин

Шул ук вакытта галим фаразлавынча, әлеге процесс билгеле бер дәрәҗәдә элекке хәленә кайтырга сәләтле.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктырган кешенең организмы тиз картаю белән очраша.

Прививка ясатмаган пациент коронавирус белән авырганда ун ел дәвамында барган үзгәрешләрне ун көн эчендә кичерергә мөмкин. Молекуляр биолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Максим Скулачев Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әгәр сез прививка ясатмагансыз һәм коронавирус белән авырып киткәнсез икән, сәламәтлек буенча ун ел дәвамында күзәтелергә тиешле „маҗараларны“ ун көн эчендә үк тоячаксыз. Ягъни бу бик тиз картаюга охшаган», — дип искәртте биолог.

Шул ук вакытта галим фаразлавынча, әлеге процесс билгеле бер дәрәҗәдә элекке хәленә кайтырга сәләтле. Скулачев ковидтан соңгы синдромны («ул картлыкның көтмәгәндә килүенә охшаган, әмма кешеләр аннан савыгып аякка баса ала») искә төшерде.

«Әлегә әйтергә иртәрәк, әмма әгәр савыга алгансың икән, тиз арада картаю кире юнәлеш алачак дип фаразларга нигез бар», — дип сүзен төгәлләде биолог.

Биолог коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр организмында тиз картаю процессы азрак беленүен мондый пациентларда авыруның җиңелрәк формада узуы белән аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100