news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 6 процентка кимегән

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә февраль ахырында һәм март аенда инфекция йоктыручылар санының кискен артачагын фаразладылар.

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 6 процентка кимегән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 2762 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның декабренә караганда 6 процентка азрак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Вирус йоктыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана, февральнең беренче атнасында көн саен уртача 85 очрак теркәлде. Гыйнварда өч очракның берсе - җиңел һәм симптомсыз, һәр дүрт очракның берсе хастаханәдән тыш пневмония формасында узды, авыр очраклар 3,3 процент тәшкил итте», - диелә хәбәрдә.

65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында авыручылар саны — 34, гаиләдә әлеге инфекцияне эләктергән кешеләр исәбе 73 процентка арткан.

Марина Трофимова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 13 муниципаль районда авыручылар саны республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. Биектау, Питрәч, Кама Тамагы районнары һәм Казанда күрсәткечләр аеруча югары. Ул әлеге район башлыкларын халык арасында һәм оешмаларда кисәтү чараларының үтәлешенә игътибар итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100