news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оператив штабта коронавирус очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләрне атадылар

Әлеге төбәкләргә Тыва, Хакасия, Ингушетия республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Еврей автономияле өлкәсе, Мәскәү шәһәре керә.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәк – Тыва Республикасы (0,01 процент).

Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Тыва Республикасы — 0,1 процент, 2. Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Еврей автономияле өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Хакасия Республикасы, Ингушетия Республикасы — 0,2 процент», - диелә хәбәрдә.

Адыгея, Якутия, Чечня, Алтай, Дагыстан, Карачай-Черкас республикалары, Томск, Кемерово, Мурманск һәм Кострома өлкәләрендә 0,3 процент үсеш билгеләп үтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot