news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан 2,4 мең кешегә вакцина ясаганнар

Республикада вакцинациянең икенче этабы уза, аның барышында илледән артык кешегә прививка ясадылар.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән 2,4 мең кешегә вакцина ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, республикада вакцинациянең икенче этабы башланды, аның барышында илледән артык кешегә прививка ясадылар. «Вакцинацияне ике этапта уздырабыз, ике этап арасында 21 көн булырга тиеш», — диде ул.

Жаворонков сүзләренчә, Татарстанга барлыгы 5,9 мең доза вакцина килгән. Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә һәм риск төркеменә кергән һөнәр ияләренә прививка ясыйлар, дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100