news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар Россиядә коронавирус эпидемиясе күрсәткәчләре кимү вакытын әйтте

Россиянең иң өлкән вирусологларының берсе эпидемия 2021 елның җәендә кинәт тәмамланырга мөмкинлеген фаразлады.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе яз башында кими башлаячак. Бу турыда иммунолог Владимир Болибок сүзләренә сылтама белән Ura.Ru басмасы хәбәр итә.

«Без пандемиянең үсеш процессында иң югары дәрәҗәгә чыктык. Февраль азагында, март башында авыручылар кими башлаячак», — диде табиб.

Белозерский исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физик-химик биология фәнни-тикшеренү институтының вирусология кафедрасы ппрофессоры Алексей Аграновский табиб белән килеште. Ул авыручыларның акрынлап кимиячәген һәм вакцинация бу процессны тизләтәчәген әйтте.

Моннан тыш, Россиянең иң өлкән вирусологларының берсе эпидемия 2021 елның җәендә кинәт тәмамланырга мөмкинлеген фаразлады. Авыручыларның кимүенә ковидтан иммунитеты булган кешеләр саны арту һәм җылы, кояшлы һава торышы килү дә йогынты ясарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100