news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб ашказаны-эчәк тракты авырулары белән көрәшүдә ярдәм итә торган ризыкларны әйтте

Беренче урында - имбирь тора, табиб аны тамыр килеш тә, киптерелгән, төелгән яки шикәрләнгән төрдә дә кулланырга киңәш итә.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб-диетолог Елена Соломатина «Кичке Мәскәү» программасында ашказаны-эчәк тракты авыруларын профилактикалауга ярдәм итә торган җиде продуктны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, үзенең антиоксидант үзлекләренә бәйле рәвештә кайбер тәмләткечләр кешенең гомуми халәтенә уңай йогынты ясарга һәм хәтта онкологиягә каршы көрәш вакытында симптомнарны да җиңеләйтергә сәләтле.

Беренче урында - имбирь. Табиб аны тамыр килеш тә, киптерелгән, төелгән яки шикәрләнгән төрдә дә кулланырга киңәш итә.

Моннан тыш, авырлыгы һәм аппетиты югала башлаган пациентларга киңәш ителә торган розмарин файдалы үзлекләргә ия.

Табиб шулай ук антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре хисабына яман шештән саклый ала торган куркуманы кулланырга киңәш итте.

Башка продуктлар арасында көчле кызыл борыч чили, сарымсак, мәтрүшкә һәм ромашка бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100