Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор агулануга китерә торган азык-төлекләрне атады
Исемлеккә шаурма, котлетлар, кремлы тәм-томнар һәм салатлар кергән.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте азык-төлек белән агулануга китерә торган продуктларны атады. Шулай ук агулануны булдырмас өчен киңәшләр бирде. Тәкъдимнәр ведомствоның рәсми сайтында китерелә.
Белгечләр майонез һәм каймак салынган күп компонентлы салатларны, кремлы тәм-томнарны, рулетларны, котлетларны, шаурма, паштетлар һәм койканы аеруча куркыныч дип атаган.
Азык-төлек белән агуланмас өчен, әлеге продуктларны өйдә һәм аз күләмдә әзерләргә, ә калган ризыкларны бер тәүлектән дә артык сакламаска кирәк. Гигиена саклау аеруча мөһим: әзерләү алдыннан һәм чи продуктлар кулланганнан соң кулларны яхшылап юарга, пычак һәм такталарны аерым кулланырга, шулай ук продуктларны җентекләп юарга кирәк. Кибеттә ашамлык сатып алганда, аны әзерләү һәм куллану вакытына игътибар итәргә кирәк.
Азык - төлек белән еш кына дизентерия, сальмонеллез, иерсиниоз, кампилобактериоз, ротавирус һәм норовирус инфекцияләре, А вирус гепатиты һәм башка авырулар китереп чыгаручы микроблар күчә. Аш-су әзерләү технологиясен бозу, аларны дөрес сакламау һәм пешерүче тарафыннан гигиена кагыйдәләрен үтәмәү аркасында агуланулар һәм йогышлы авырулар килеп чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз