news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар чәйне алдан пешермәскә һәм берничә сәгатьтән соң кулланмаска киңәш итә

Чәйдә куркыныч микроблар булырга мөмкин.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Чәй пешергәндә җитештерүче инструкциясен төгәл үтәргә кирәк. Бу хакта Куркынычларны бәяләү немец федераль институты (BfR) экспертларына сылтама белән «Российская газета» яза.

Чәй яфракларын яки үлән җыелмасын кайнатып пешерергә кирәк дигән тамга, кагыйдә буларак, төргәктә бар. Хәтта иң кыйммәтле чәйдә дә куркыныч микроблар булырга мөмкин, чөнки чәй - табигый продукт.

«Бактерияләр, чүпрә яки күгәрек... чәй сальмонелла кебек патогеннарны үз эченә алырга мөмкин», — диелә экспертлар хәбәрендә.

Чәйне эчәргә биш минут кала кайнап торган су салып, биш минут пешерергә киңәш ителә. Берничә сәгать вакыт торган чәйне эчәргә киңәш ителми: мондый эчемлек бернинди файда да китерми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100