news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә дүртенче атна рәттән ковид белән авыручылар саны кими

Соңгы җиде көндә авыручылар аннан алдагы атна белән чагыштырганда 3,3 процентка азрак булган.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә дүртенче атна рәттән коронавирус белән авыручылар саны кими.

Соңгы җиде көндә авыручылар аннан алдагы атна белән чагыштырганда 3,3 процентка азрак булган дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Узган тәүлектә барлыгы 32 602 кеше коронавирус белән авырган. 30,5 мең кеше дәваланып беткән, 1,2 мең үлем очрагы теркәлгән.

Россия төбәкләрендә коронавируска каршы прививка кампаниясе актив бара. Россия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин эпидемиянең яңа дулкынын киметү өчен илдә вакцинация темпларын арттырырга кирәк, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100