news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Covid-19 прививкасыннан соң чикләүләр турында сөйләде

Ппрививка ясатканнан соң беренче тәүлектә хәлсезлек, температура 37 градуска кадәр күтәрелү һәм йокы килү халәте булырга мөмкин.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән соң бер тәүлек дәвамында физик йөкләнешләрдән тыелырга кирәк. Бу хакта Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Наталья Шиндряевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, чикләү, барыннан да элек, күнекмәләр белән актив шөгыльләнүчеләргә кагыла.

«Без тәүлек дәвамында җитди физик йөкләмәләрдән тыелырга киңәш итәбез. Бигрәк тә киңәш залга актив йөрүче һәм күнекмәләр белән бик җитди шөгыльләнүчеләргә кагыла. Тыныч, гадәти тормыш режимы булырга тиеш», — дип искәртте белгеч.

Шулай ук ул прививка алучыларда беренче 24 сәгатьтә хәлсезлек, 37 градуска кадәр температура күтәрелү, йокы килү халәте күзәтелергә мөмкин, дип сөйләде. Шиндряева сүзләренчә, борчылырга кирәкми — бу вакцинага нормаль реакция.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100