news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Жаворонков: Дәвалау тактикасын бер генә табиб билгеләгән вакытлар узды

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары медицинада мультидисциплинар эшнең әһәмиятен әйтте.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков фикеренчә, дәвалау тактикасын бер генә табиб билгеләгән вакытлар узды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ашкайнату һәм сулыш системасы авырулары диагностикасы һәм дәвалауда мультидисциплинар караш» темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә әйтте.

«Мультидисциплинарлык — нәтиҗәле дәвалауның бердәнбер варианты. Башыннан ахырына кадәр пациентны бер генә табиб дәвалаган вакытлар узды. Хәзер медицина белеме алу интенсивлыгы дәрәҗәсе югары. Уникаль мәгълүматка ия булып, кешеләр мультидисциплинар караш аша бу хакта башкалар белән уртаклаша», — ди Владимир Жаворонков.

Ул конференциягә төрле профиль белгечләре — гастроэнтеролог, терапевт, эндоскопист, хирург, пульмонологлар җыелганын әйтте. Министр урынбасары сүзләренчә, эндоскопистлар кайсы очракта нинди методиканы, терапевтлар кайсы вакытта нинди дару бирүне, ә хирурглар кайчан операция ясауны төгәл әйтә ала.

«Шундый гомуми консилиумнар белән генә нәтиҗәле дәвалау вариантын сайлый алабыз. Конференциянең әһәмияте — бер телдә сөйләшергә өйрәтү», — ди Владимир Жаворонков.

Конференциягә Мәскәү, Санкт-Петербург вәкилләре дә килгән. Табиблар ашказанда яман шешне ачыклау мөмкинлекләре, юан эчәктә ялкынсыну авырулары диагностикасы һәм башкалар турында сөйләшә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100