news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны кимегән

Республика онкология диспансеры үлем күрсәткече буенча индикаторны үтәгән.

Быел Татарстанда яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны кимегән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда онкологик авырулардан үлем очраклары саны кимегән. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Онкологик авырулар арта, ләкин бу бит чирне күбрәк ачыклау хисабына арта. Ә үлем кими бара, бүген бу күрсәткеч 100 мең кешегә 188 нисбәтендә. Быел без 190 күрсәткеченә ирешергә тиеш идек. Димәк, план артыгы белән башкарылган», — диде Илгиз Һидиятов.

Баш табиб Россиянең онкологик авыруларга каршы көрәш программасында 4 индикатор булганын, республиканың барлык 4 индикаторы да «яшел зонада» булганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100