news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 206 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше, ә пандемия башланганнан алып 25820 кеше коронавирустан терелгән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 206 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган.

«Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 206 очрагы ачыкланган. Коронавирус пандемиясе башланганнан алып 31 720 кеше ковид йоктырган», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанда 9 700 кеше табиблар күзәтүендә, алар авыру кеше белән аралашкан яки аларда чир билгеләре күзәтелә. Бер тәүлектә коронавирустан 11 мең тест ясаганнар.

Узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше, ә пандемия башланганнан алып 25820 кеше коронавирустан терелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100