news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидтан прививка ясатучылар арасында 100 мең сум уйнату программасы озайтыла

Акчаны бүләк уйнату үткәрелгәннән соң алты ай дәвамында түлиләр.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатучылар арасында 31 декабрьгә кадәр акчалата бүләкләр уйнату вакытын озайтты.

«Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган гражданнарны бүләкләү программасы ел ахырына кадәр озайтылачак. Ике өстәмә тираж ярдәмендә 100 мең сум алачак җиңүчеләр саны ике мең кешегә кадәр артачак. Бу хактагы карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», дип хәбәр итә РИА Новости Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән.

Акция 1 сентябрьдән башланды һәм 1 декабрьдә тәмамланырга тиеш иде.

Чара уникаль язылу номеры буенча вакциналаштырылган бердәм регистр мәгълүматлары нигезендә уздырыла. Җиңүчеләрне компьютер билгели. Җиңүче сертификатлары номеры «Сәламәтлек өчен бонус» проектының рәсми сайтында чыга. Бөтен мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта булачак.

Акчаны бүләк уйнату үткәрелгәннән соң алты ай дәвамында түлиләр.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100