news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы теркәлгән

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда булуы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы теркәлгән
Михаил Захаров

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (23 кеше) аралыгында ачыкланган, берсе — 18 яшьтән кечерәк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (40 очрак) әйдәп бара. Яшел Үзән районында — дүрт, Чаллыда — өч, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8,5 меңнән артык очрагы теркәлгән, 7,6 меңнән артык кеше (шуларның 32се — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot