news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешеләренә коронавирус билгеләрен сизгән очракка киңәшләр тәкъдим иттеләр

Үзеңне начар хис иткән очракта 8-800-222-59-00 телефоны буенча шалтыратып, консультация алу мөмкинлеге бар.

Татарстан кешеләренә коронавирус билгеләрен сизгән очракка киңәшләр тәкъдим иттеләр
Михаил Захаров

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан хакимияте үзендә коронавирус билгеләре сизеп, авырудан шикләнүчеләр өчен инструкция төзегән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Кешеләргә, үзләрен хис итүгә карап, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре формалаштырган гамәлләрне билгеле бер алгоритм буенча төгәл үтәргә кирәк», — диде Галимова.

Ул авыруның симптомнары булганда эш итү өчен өч схема әйтте. Температура 38 градуска җитмәгәндә, баш җиңелчә авыртканда, бераз ютәл булганда, тамак авырту сизелгәндә, тәм һәм ис тою югалганда, туңу, томау төшү булса һәм сулыш алу кыенлыклары булмаганда үз поликлиникаңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өч көн дәвамында температура 38 градустан төшмәсә, көчле баш авыртуы, мускуллар сызлавы һәм һава җитмәү булганда, коронавируслы авыру белән элемтә булмауга карамастан, үз поликлиникаңнан табиб чакырту яхшырак.

Әгәр температура өч көннән артык 38 градустан югарырак булса, нык хәлсезлек сизелсә, күкрәк читлегендә авырту һәм кысу булса, һава җитмәсә, ютәл җәфаласа, өстәвенә, ул кеше 65 яшьтән өлкән булса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

«Үзеңне начар хис иткәндә 8-800-222-59-00 телефоны буенча шалтыратып, киңәш алып була», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100