news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч сарымсак һәм суганның иммунитетны ныгытуы хакындагы мифны юкка чыгарды

Әлеге продуктларны гомуми рационга кертергә кирәк, әмма алар инфекция йоктыру куркынычын киметми, ди Маргарита Провоторова.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иммунитетны лимон, сарымсак, суган яки аскорбин кислотасы белән ныгыту – ул миф. Әлеге продуктларны гомуми рационга кертергә кирәк, әмма алар инфекция йоктыру куркынычын киметми. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк-фәнни тикшеренү институты Молекуляр диагностика үзәгенең лаборатор медицина буенча консультанты Маргарита Провоторовага сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Сарымсак, лимон һәм суганны иммуномодулятор дип санаулары – бик зур миф. Алар – файдалы продукт һәм аларны рационга кертергә кирәк, әмма иммунитетны кисәк кенә ныгытырга сәләтле продукт сыйфатында түгел», - диде Провоторова.

Ул билгеләп үткәнчә, иммунитетны ныгытырга сәләтле ниндидер махсус продукт – тылсымлы дару юк. Иммунитет күп кенә факторларга бәйле, шуларның берсе – ризыкны төрләндерү. Рационда ит һәм сөт продуктларыннан алына торган җитәрлек күләмдә аксым, тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар (алар түтәлдән яңа гына өзелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрдә бар) булырга тиеш, дип искәртте Провоторова.

Аның сүзләренчә, тагын бер популяр миф – грипп һәм ОРВИ сезонында лимон, грейпфрут һәм әфлисун рәвешендәге аскорбин кислотасына ихтыяҗ.

«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аскорбин кислотасы вируслы инфекцияләрнең күпме дәвам итүенә йогынты ясамый һәм инфекция йоктыру куркынычын киметми», - дип ачыклык кертте Провоторова.

Ул билгеләп үткәнчә, витамин комплексларын табиб кына билгеләргә тиеш, кеше кайсы витаминнар җитәрлек булуын, кайсылары юк икәнлеген үзе белә алмый. Пациентның аларны үзенә-үзе билгеләве тискәре нәтиҗәләргә (гипервитаминоз) китерергә мөмкин, шуңа күрә башта анализлар тапшырырга һәм витаминнарга кытлык бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк, диде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100