news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч колак саңгыраулану Covid-19 авыруы билгесе булу ихтималы турында кисәтә

Авыруны җиңел формада узыдыручы кешеләр колак саңгырауланудан зарланган.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 авыруы вакытында шактый еш очрый торган тагын бер симптом ачыкланган. Коронавирусны җиңел формада кичерүчеләр колаклар саңгырауланып торуын әйткән. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелекнең Эпидемиология буенча фәнни-тикшеренү үзәге директорының урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Колак саңгыраулану Covid-19 вакытында еш очрый торган билге. Төркия галимнәренең тикшеренүләре 172 кешенең симптомнарын анализлагач, 31 кешедә (18 процент) бу билге булуын ачыклаган», — ди ул.

Пшеничная сүзләренчә, коронавирус белән җиңел формада авыручыларның 12 процентының колаклар ишетми башлаган, авыруны авыр формада уздыручыларның 3 процентының колаклар саңгыраулануы билгеле.

ОРВИ вакытында да колаклар белән проблема чыгуы ихтимал, авыру кеше терелә башлагач, колаклар да гадәттәгечә ишетә. Әгәр саңгыраулану озакка сузылса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100