news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 70 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 27 401 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«21 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 34, Чаллыда – 19, Түбән Кама районында – дүрт, Лаеш районында – өч, Арча, Баулы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Теләче районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда 27 401 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган, 23 397 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 1 092 087 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 953 968 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100