news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мәктәпләрендә коронавируска эксперсс-тест кертергә мөмкиннәр

Мәктәпләрнең нормаль эш режимын тәэмин итү өчен, беренче чиратта, авыру очраклары күп булган җирләрдә кертеләчәк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү хакимияте мәктәпләрдә коронавируска эксперсс-тест системасы кертү мөмкинлеген карый.

Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, бу белем бирү оешмаларында нормаль эш режимын тәэмин итәргә булышачак.

«Мәктәпләрдә экспресс-тестлар кертү алымнарын, укучыларны нинди ешлыкта тикшерү юлларын эзләячәкбез. Беренче чиратта, мәктәпләрнең нормаль эш режимын тәэмин итү өчен авыру очраклары күп булган җирләрдә кертеләчәк», — дип яза Сергей Собянинга сылтама белән ТАСС агентлыгы.

Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Россиядә яшәүче 43 млн кеше прививканың ике компонентын да ясаткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100