news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү табиблары Казанда сәламәтлеге белән проблемалары булган балаларны кабул итте

«Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясе Казан — Алабуга — Сарапул — Пермь — Чайковский — Чистай — Ульяновск — Чабаксар — Түбән Новгород маршруты буенча уза.

Мәскәү табиблары Казанда сәламәтлеге белән проблемалары булган балаларны кабул итте
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда «Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясе узды. Федераль медицина үзәкләре белгечләре Татарстан балаларына һәм хатын-кызларга сәламәтлек проблемалары буенча консультация бирергә килгән.

Мәскәү табиблары 5-13 сентябрь көннәрендә Идел, Кама елгалары буйлап теплоходта 9 шәһәргә барырга ниятли. Казан — Алабуга — Сарапул — Пермь — Чайковский — Чистай — Ульяновск — Чабаксар — Түбән Новгород шәһәрләрендә тукталып, авыруларны кабул итәчәкләр.

Акциядә кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, оториноларинголог, стоматолог, яңак-бит хирурглары, акушер-гинеколог, онкогинеколог, травматолог һәм башкалар катнаша. Акциянең төп максаты — тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган, ишетү, күрү сәләте бозылган һәм башка авырулардан интеккән балаларга ярдәм итү, шулай ук сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү.

Сәламәтлегендә җитди тайпылышлар, катлаулы патологияләр булган пациентлар исемлеге алдан төзелә, ләкин исемлеккә эләкмәгән кешеләр дә табибларга мөрәҗәгать итә ала. Буаның 1 нче шәһәр мәктәбендә 8 нче сыйныфта белем алучы Инзилә Вәлиева Республика балалар клиник хастаханәсенә тирән сулыш ала алмау проблемасы белән мөрәҗәгать иткән.

«Пациентның борыны имгәнгән, нәтиҗәдә, борын сөяге кәкрәйгән. Бала сулыш ала алмый, борын функциясе генә бозылып калмый, башка әгъзаларның эшенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Борын сөяген төзәтү буенча операция планлаштырыла. Әгәр Мәскәү ярдәме кирәк икән, без булышырга әзер», — диде Илкүләм оториноларингология фәнни-тикшеренү үзәге табибы Екатерина Молчанова.

«Милләт саулыгы лигасы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Николай Кононов кемнәрдер медицина оешмаларына алдан мөрәҗәгать иткәнен, кемнәрдер акция турында мөстәкыйль белеп, табибларга килә алуын искәртте.

«Теплоход бортындагы табиблар причалда туктаганда, барлык теләгән балалар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Халык сәламәтләнүгә мөмкинлек булуын белергә тиеш. Һәр авыру балага медицина ярдәме күрсәтеп булуын төшендерергә телибез. Бу кечкенә шәһәр-районнарда яшәүчеләр өчен дә федераль үзәк табибларына күренү өчен яхшы мөмкинлек», — дип белдерде Кононов.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Казан, Чистай, Алабугада 460 баланы кабул итәчәкләрен әйтте. Шулай ук бала табу яшендәге, диспансерлык учетында торган хатын-кызларны да караячаклар. «Без бу акция нәтиҗәләре сәламәт тормыш рәвешен ныгытуга ярдәм итәр дип ышанабыз», — диде Абашев.

Аның сүзләренчә, Татарстан медицина балалар оешмалары Мәскәүдәге барлык федераль үзәкләр белән элемтәдә тора. Ул республикада балалар кардиохирургларына, яңак-бит хирургларына ихтыяҗ булуын әйтте, шуңа күрә катлаулы очракларда балаларны дәваланырга Мәскәүгә җибәрәләр.

«Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясендә 2006 елдан башлап, Россиядә 12 меңнән артык бала тикшерелгән. Бу җирлекләрдәге табиблар консультация өчен махсус сайлап алган балалар. Нәтиҗәдә, 2,5 меңләп бала югары технологияле медицина үзәкләрендә дәвалану узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100