news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ясалган коронавируска каршы вакцина Татарстанга көз азагында китереләчәк

Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әлеге вакцинаның коронавирус инфекциясеннән коткарачагына ышана.

Россиядә ясалган коронавируска каршы вакцина Татарстанга көз азагында китереләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны Татарстанга октябрь-ноябрь айларында китерергә мөмкиннәр. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Хәзер клиник сынауларның өченче этабы хакында сүз бара. Якын көннәрдә Россия вакцинасы Татарстанга кайтып җитәр дип көтелә. Бу октябрь-ноябрь айларында булыр дип вәгъдә итәләр», - дип җавап бирде Фазлыева вакцинаны Татарстанга кайчан китерәчәкләр дигән сорауга.

Фазлыева Россия галимнәренең иҗат җимеше коронавирус инфекциясеннән чыннан да коткарыр дип ышана, әмма биредә берничә шарт бар. Беренчедән, вакцина тиешле барлык клиник сынауларны узарга, икенчедән, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) рөхсәтен алырга тиеш.

Август аенда РФ Президенты Владимир Путин Россиядә Covid-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцина теркәлүе турында игълан итте. Аңа «Спутник V» дигән исем бирелде.

Ләйлә Фазлыева белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100