Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ташламалардан файдаланучыларга дару алу өчен тагын 1 миллиард сум бүленәчәк
Әлеге акчалар турыдан-туры 2020 ел өчен каралган федераль бюджет резервыннан алына.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәвалау ризыклары, медицина эшләнмәләре һәм бушлай дарулар сатып алуга 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. Бу турыда Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.
«Ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау ризыклары сатып алуга тагын 988 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк», — диелә карар текстында.
Акчалар турыдан-туры 2020 ел өчен әлеге ихтыяҗларга каралган федераль бюджет резервыннан бүлеп биреләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы Россия Хөкүмәтенең яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләр өчен стимуллаштыручы түләүләргә 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирүе турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз