Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 181 очрагы теркәлгән.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.  

«11 кеше хастаханәгә озатылган, 39 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 24, Чаллыда — 14, Тукай районында — 4, Алабуга районында — 2, Аксубай, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган. 

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 181 очрагы теркәлгән, 21 427 кеше (шуларның 56сы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 857 070 кеше (шуларның 10 012се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 640 587 кеше икенче дозаны да алган.