news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 13 меңгә якын кеше вакцинаның икенче компонентын ясатырга килмәгән

«Беренче вакцинадан соң авыру куркынычы кала, чөнки 90-95 процент нәтиҗәлелек билгеле бер интервал белән ике вакцинация үткәрелгәннән соң гына барлыкка килә», — дип сөйләде Дмитрий Лопушов.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Республиканың 13 меңгә якын кешесе вакцинаның икенче компонентын алырга килмәгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында лекция вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов сөйләде. 

Аның әйтүенчә, Татарстан халкының кайберләре республикадан киткәнлектән яки икенче компонент алыр алдыннан авырып китүләре аркасында килмәгән. Әмма беренче компонентны алган кешеләрнең бер өлеше хастаханәгә үзләре теләп килми.

«Беренче вакцинадан соң авыру куркынычы кала, чөнки 90-95 процент нәтиҗәлелек билгеле бер интервал белән ике вакцинация үткәрелгәннән соң гына барлыкка килә», — дип сөйләде Лопушов.

Табиб беренче вакцина алганнан соң авырган кешеләр икенче компонентны клиник сәламәтләнүдән соң алырга мөмкин булуларын искәртте. Ул гадәттә ай, ай ярымнан соң булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100