news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә быел грипп эпидемиясе булмаска мөмкин

Битлек режимы гамәлдән чыгарылса, грипп кире кайтырга да мөмкин, әмма бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк, дип искәртте табиб-иммунолог Владислав Жемчугов.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия быел коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү өчен кертелгән профилактика чараларын үтәүне дәвам иткән очракта грипп эпидемиясен булдырмый калырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә.

«Мин грипп коронавирустан "куркыр" һәм килмәс дип уйлыйм. Бер генә грипп эпидемиясе вакытында да эпидемиягә каршы мондый чаралар күрелмәде. Битлекләр һәм изоляция аркасында грипп гомумән таралмады», - диде эксперт.

Шул ук вакытта, битлек режимы гамәлдән чыгарылса, грипп кире кайтырга да мөмкин, әмма бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк. «Әгәр битлек режимын гамәлдән чыгарсак, быел грипп килергә мөмкин. Моның бер куркынычы да юк, без аны күп кичердек инде. Гриппка каршы прививка ясаячаклар», - диде ул һәм грипп белән коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация арасында бер ай булырга тиешлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100