news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор коронавирустан ярты ел саен ревакцинация үтәргә тәкъдим итә

Яңа штаммнардан саклану өчен ярты елга бер тапкыр ревакцинация үтү кирәк, диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Коронавирусының яңа штаммнары барлыкка килү сәбәпле, Covid-19 вакциналары көчсезләнергә мөмкин. Шуңа күрә Роспотребнадзор коронавирустан ярты ел саен ревакцинация үтәргә тәкъдим итә. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«<…> тикшеренүләр һәм күзәтүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, коронавируска каршы вакциналар „дельта“ штаммына каршы көчсез булырга мөмкин. Шуңа күрә яңа штаммнардан саклану өчен ярты елга бер тапкыр ревакцинация үтү кирәк», — дип хәбәр ителә РИА Новости агентлыгы хәбәрендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot