news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Дельта-штаммга иң нык бирешә торган категория – 29 яшькә кадәргеләр

Барлык пациентларның яртысы диярлек чирне гаиләдә яки дуслары белән аралашканда йоктыра.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Дельта-штамм дөрестән дә «яшәрде» - 14-29 яшьлекләр аңа аеруча нык бирешә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәрендә шулай диелә. Анда белгечләр коронавирусның яңа төре турындагы иң еш очрый торган 12 сорауга җавап биргән.

«Дельта-штаммга аеруча нык бирешә торган категория – 14-29 яшьлекләр. Аларның элемтәләре күп, җәмәгать транспортыннан еш файдаланалар, эшкә баралар, эштән соң аралашалар», - дип искәрттеләр ведомствода.

Алар билгеләп үткәнчә, барлык пациентларның яртысы диярлек чирне гаиләдә яки дуслары белән аралашканда йоктыра.

Шул ук вакытта, тышкы билгеләр буенча гына кешенең коронавирус инфекциясенең нинди төре белән авыруын билгеләргә ярамый. Төгәл нәтиҗәгә ирешү өчен S-генны яки вирусның бөтен геномын расшифровкаларга һәм төп мутацияләрнең булуына йөз тотарга кирәк.

Июль аенда дельта-штамм күп кенә илләрдә өстенлек ала башлаган – хәзер барлык очракларның 70 процентка якынын шушы төр белән бәйлиләр. Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының 68 процентка якыны нәкъ менә шушы вариантка туры килә, зур мегаполисларда ул тагын да ныграк таралган.

Элегрәк ведомствода SARS-CoV-2 коронавирусы дельта-штаммын йоктырган пациентларның уртача авыр һәм авыр формада ешрак авырулары хакында хәбәр иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100