news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында яраланган хезмәткәр табибларга рәхмәт әйтте

Аңа Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә хирургларның берьюлы ике бригадасы операция ясый.

Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында яраланган хезмәткәр табибларга рәхмәт әйтте
7нче шәһәр клиник хастаханәсе Инстаграм аккаунты

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм вакытында яраланган мәктәп хезмәткәре Мулланур Мостафин табибларга рәхмәт әйтү өчен 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә килде. Әлеге хастаханәнең Instagram социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Ир-ат беренче пуляның – гәүдәсенең сул ягына, ә икенчесе башына тиюе хакында сөйләде. Мостафинны ашыгыч рәвештә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озаталар, биредә хирургларның берьюлы ике бригадасы (Марат Мөлихов, Марсель Габбасов, Рушан Хәсәнов, Антон Максимов һәм Андрей Андреев) аңа операция ясый.

«Алар мине кабердән тартып алдылар дисәң дә була. Миңа икенче гомер бүләк иткәннәре өчен аларга зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте табибларга Мулланур Мостафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100