news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа 28 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстан хастаханәләреннән 29 кеше терелеп чыккан.

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа 28 очрагы ачыкланган

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыручы 28 кеше теркәлгән. Алар барысы да инфекцияне аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр — алар 13. Икенче урында — 18-30 яшьлекләр төркеме — биш кеше, өченче урында 50дән 60 яшькә кадәрге дүрт кеше.

Чирләүчеләрнең күбесе Казанда – алар 20 кеше. Аннары Питрәч районында ике авыру ачыкланган. Аксубай, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында узган тәүлектә берәр яңа Сovid-19 очрагы теркәлгән.

5 августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда  коронавирус инфекциясе белән 5751 кеше зарарланган, аларның 4597се инде терелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot