news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны прививка кампаниясен хупларга өндәде

2020 елның көзендә Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны прививка кампаниясен хупларга өндәде
Солтан Исхаков

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел көз Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар. Республика халкына бу кампанияне хупларга кирәк, чөнки коронавирус пандемиясе фонында грипп тагын да куркынычрак. Мондый фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

«Мин халыктан көзен грипптан күмәк вакцинация кампаниясен хуплауларын сорыйм. Беренче чиратта, бу без гриппка каршы тора алсын өчен эшләнелә, ул да, коронавирус белән бергә, кеше сәламәтлеге өчен кайтарып булмаслык нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — диде Альмир Абашев.

Аның сүзләренчә, кеше бу ике авыруны параллель рәвештә кичерә ала, шуңа күрә грипптан прививка бөтен кешегә дә ясалырга һәм халык та бу эштә актив катнашырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot